news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евгения Медведева Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдереп пост язган

Ул расланмаган мәгълүмат таратучы журналистларны сабыр итәргә чакырган.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Пхенчханда узган Олимпия уеннарының фигуралы шуу буенча ике тапкыр көмеш призеры Евгения Медведева Пекиндагы Олимпиадада җәнҗал үзәгендә булган Камилә Вәлиевага ачыктан-ачык теләктәшлек күрсәтте. Бу хакта Медведева Instagram челтәрендәге үз аккаунтында язган.

«Камилә, сиңа булган мөнәсәбәтемне беләсең, монда сүзләр артык. Мин сиңа әйтергә теләгән барлык сүзләрне дә үзең шәхсән ишеттең инде. Мин сиңа һәрвакыт ярдәм итәчәкмен!» — дип белдерде фигуристка.

Моннан тыш, 22 яшьлек спортчы вакытлы матбугат чаралары вәкилләренә мөрәҗәгать итте.

«Бу пост күбрәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре адресына. Коллегаларым, сез үз хезмәтегез белән акча эшлисез һәм сезнең өчен кликбейт бик мөһим. Сезнең траффик хакына ничек итеп алдарак булырга тырышканыгызны һәм расланмаган мәгълүмат бирүегезне беләм. Бәлки, сез бу юлы бераз сабыррак булырсыз. Әйдәгез, рәсми яңалыкларны көтик», — диде Медведева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100