Евгения Лодвигова: "Минем өчен музей үсешенә яхшы юнәлешләр билгеләнүе мөһим"
Казан мэры урынбасары искәрткәнчә, Татарстан Президенты юлламасында республиканы үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләде
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты юлламасында Татарстанның төп тармакларын, республиканы үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләде. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унберенче утырышыннан соң Казан мэры урынбасары, "Казан шәһәре Туризмны үстерүгә булышлык күрсәтү комитеты" МБУ директоры Евгения Лодвигова белгеләп үтте.
"Туризм өлкәсендә эш алып баручы буларак, минем өчен музейлар үсеше буенча яхшы юнәлешләр билгеләнүе мөһим. Бу бик мөһим, чөнки, Казанның туристларны җәлеп итүчәнлегеннән тыш, әлегә музейлар булган потенциалны тулысынча кулланмый. Музей киңлеге төгәл билгеләнгәннән соң, танылган татар эшлеклеләрен популярлаштыру вазгыяте яхшырачак дип ышанам", - диде Казан мэры урынбасары.