news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евгений Зиничев Татарстан коткаручыларының эшчәнлеген уңай бәяләде

Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Татарстан коткаручыларының эшкә әзерлеге турында күчмә киңәшмә үткәрде.

Евгений Зиничев Татарстан коткаручыларының эшчәнлеген уңай бәяләде
https://tatarstan.ru

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничев Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе эшчәнлеген уңай бәяләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда Татарстан коткаручыларының эшкә әзерлеге турында күчмә киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмәдә Евгений Зиничев Татарстан хакимиятенең коткаручыларга күрсәткән ярдәменә игътибар итте. Аерым алганда, ул янгын сүндерүчеләрне яңа техника белән тәэмин итүне әйтте.

Федераль министр сүзләренчә, төбәктә техноген һәлакәтләр саны кимегән, быел урман янгыннары теркәлмәгән. Болар барысы да җитди профилактик чаралар уздыру турында сөйли.

Шуңа бәйле рәвештә Евгений Зиничев республика коткаручыларының эшчәнлеген уңай бәяләде. «Тулаем алганда, без Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе эшен яхшы дип бәялибез», — диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, гражданнарның иминлеген тәэмин итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре республика җитәкчелеге өчен өстенлекле булып тора. «Гражданнарның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре безнең өчен өстенлекле булды һәм булачак. Бу гражданнарның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, су объектларында һәм башка юнәлешләрдә иминлеккә кагыла», — дип аңлатты ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100