news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Евгений Солтанов: Халык төзәтмәләр яклы чыкса, җәмәгатьчелек үсешенә юл ачылачак

«Бөтен кешене дә канәгатьләндергән төзәтмәләр табу мөмкин эш түгел, хуплаучылар да, каршы чыгучылар да һәрвакыт була, бу нормаль күренеш», — диде белгеч.

Евгений Солтанов: Халык төзәтмәләр яклы чыкса,  җәмәгатьчелек үсешенә юл ачылачак
Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУ конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча эшче төркем әгъзасы Евгений Солтанов фикеренчә, халык РФ Конституциясенә төзәтмәләр яклы чыкса, дәүләт һәм җәмәгатьчелек үсеше өчен хокукый юл ачылачак. Бу хакта ул Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә матбугат конференциясендә әйтте.

«Минем карашка, бөтенроссия тавыш бирүдә халык төзәтмәләр яклы чыкса, алгарыш булачак. Дәүләт һәм җәмәгатьчелек үсеше өчен хокукый юл ачылачак», — дип белдерде Евгений Солтанов. Белгеч РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү күптән туган ихтыяҗ булуын әйтте. Кызганыч, төзәтмәләрнең асылын аңламаучылар да бар, ди ул.

«Хәзер бик күп бәхәсләр бара. Төзәтмәләрдә берни юк, диләр. Анда бар җитди әйберләр. Бөтен кешене дә канәгатьләндергән төзәтмәләр табу мөмкин эш түгел, хуплаучылар да, каршы чыгучылар да һәрвакыт була, бу нормаль күренеш», — диде ул. Ул хәзерге гамәлдәге Конституциядә Россия җәмәгатьчелеге турында берни юк диярлек, иҗтимагый корылыш юкка чыкты, дип саный.

Евгений Солтанов тавыш бирү процедурасы төгәл, ачык, аңлаешлы оештырылганын, алдан тавыш бирү ягыннан да уңайлы булганын әйтте. «Бик уңайлы, артык бюрократия дә юк. Миңа гына түгел, өлкәннәргә дә ошады, кызыксынулары сизелә иде. Сайлау участогына кадәр барып торырга кирәкмәве ягыннан да уңай булды аларга», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot