Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Евгений Примаков: Татар диаспоралары хакимият хәл итә алмаган мәсьәләләрне җайлый ала
Бүген Россотрудничество җитәкчесе чит илләрдәге татар иҗтимагый үзәкләренең вәкилләре белән онлайн очрашты.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россотрудничество җитәкчесе Евгений Примаков чит илләрдәге татар диаспоралары хакимият органнары хәл итә алмаган мәсьәләләрне җайлый ала дип саный.
«Безнең өчен бөтен дөньяга таралган татар диаспоралары бик мөһим. Мин бүген Татар Конгрессына алар белән аралашу өчен килдем. Татар үзәкләре — Россиянең игелекле ихтыярый илчеләре дә. Чит илләрдә хөкүмәтнеке булмаган сектор вәкилләре зур роль уйный. Алар хакимият органнары аша хәл итеп булмый торган мәсьәләләрне җайлый ала», — диде Евгений Примаков «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Евгений Примаков хөкүмәтнеке булмаган оешмалар чит илләрдә Россия кыйммәтләрен чагылдыра ала, диде. Мәсьәлән, алар тынычлыкны, дуслыкны, хезмәттәшлекне, гореф-гадәтләрне саклап калу буенча эшчәнлек алып бара ала. «Безгә хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк. Мин моның белән шөгыльләнәм дә», — диде ул.
«Безнең алда Россия регионнарын чит илләрдә таныту бурычы тора. Татарстан — ул энҗе бөртеге. Әлбәттә, сезнең мәдәниятне, тарихны, икътисадны һәм мәгарифне күрсәтергә кирәк. Бу эш инде оештырыла. Студентлар белән алмашу да җайга салынган. Казанга Россотрудничество аша бүленә торган квоталар буенча килүче студентлар да күп», — диде федераль ведомство җитәкчесе.
Бүген Евгений Примаков Татарстанга ике көнлек сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы бинасында чит илләрдәге татар иҗтимагый үзәкләренең вәкилләре белән видео аша аралашты. Австрия, Венгрия, Казахстан һәм Белоруссия татарлары Евгений Примаков белән элемтәгә чыкты, тагын утыздан артык ил вәкилләре чараны игътибар белән күзәтте. Чараны Бөтендөнья татар конгрессының милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.
Евгений Примаков татар диаспоралары вәкилләре белән бүгенге очрашуны бик файдалы һәм эчтәлекле булды дип белдерде. «Мәгариф буенча берничә кызыклы проект турында фикер алыштык. Без аларны яклау ысулын табачакбыз. Татар диаспоралары вәкилләрен Россотрудничествоның чит илләрдәге үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә чакырам. Очрашулар чәй эчүгә генә килеп калмасын, идеяләргә, социаль, мәгариф, гуманитар өлкәләрдәге проектларга бай булсын иде», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз