news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евгений Пашутин: Безнең максат – Евролигага чыгу

УНИКС командасы баш тренеры җиңелүләр сериясеннән котылып, җиңүләр сериясен башларга вакыт җитте, дип белдерде.

Евгений Пашутин: Безнең максат – Евролигага чыгу
Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Үз мәйданында Саратовның "Автодор" баскетболчыларын отканнан соң (95:83), УНИКС баскетбол командасы баш тренеры Евгений Пашутин әлеге матчка карата үз бәясен бирде.

"Психологик яктан караганда, бу уен безнең өчен бик мөһим иде. Без туп белән яхшы идарә иттек. Шул рәвешле уйнасак, нәтиҗәсе дә яхшы була. Уен мәйданына чыккан баскетболчыларыбызның барысы да үз-үзен аямыйча уйнады. Шул ук вакытта сакта яхшырак уйнарга кирәк. Без һәр уенда көндәшкә 70-75тән күп очко җыярга мөмкинлек тудырмаска тиеш. Шуңа омтылырга кирәк,", – диде Евгений Пашутин. 

Сүз уңаеннан, Казан командасы 5 матчка сузылган җиңелүләр сериясеннән дә котылды. "Хәзер безнең эскәмия тулыланды. Мөмкинлекләр дә артты. Шуңа да җиңүләр сериясен башларга кирәк. Безнең максат – Евролигага чыгу", – ди бу уңайдан баш тренер.

Бу көннәрдә УНИКС баскетбол командасы тренерлар штабы сезон азагына кадәр тагын бер остаз – 36 яшьлек Николайс Мазурс белән тулыланды. Латвия тренеры күпчелек хезмәт юлын илнең ВЭФ командасына багышлады, 2013 елда Латвиянең иң яхшы тренеры булып танылды. Евгений Пашутин бу хакта үз фикерен белдерде.

"Без күптән танышлар, ул югары дәрәҗәдәге белгеч. Әлеге остаз тренерлар штабын көчәйтәчәк, чөнки моңа кадәр бер генә ярдәмчем бар иде. Кайбер командаларда, әйтик ЦСКАда, баш тренерның дүртәр булышчысы бар", – диде Пашутин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100