Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Евгений Гришин РФ Дәүләт Думасы депутаты булды
Аңа мандат Алинә Кабаевадан күчте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасындагы "Бердәм Россия" сәяси партиясе фракциясен өч яңа депутат тулыландырды: Евгений Гришин, Виктор Малашенко һәм Михаил Яшин.
РФ Үзәк сайлау комиссиясе бүген аларга бушаган мандатларны тапшырды һәм VI чакырылыш парламентының түбән палатасы депутатлары сыйфатында теркәде. Вакансияләр фракция әгъзлары - Алинә Кабаева, Александр Богомаз һәм Виктор Зубарев вакытыннан алда депутат вәкаләтләрен калдырганнан соң бушады. Элегрәк РФ Үзәк сайлау комиссиясенә Гришин, Малашенко һәм Яшин кандидатураларын тәкъдим итү карарын "Бердәм Россия" партиясе Генераль советы кабул иткән иде.
Искәртеп узабыз: Татарстан "бердәмроссиялеләренең" ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин кандидатурасын Алинә Кабаева киткәннән соң бушаган Дәүләт Думасы депутаты урынына тәкъдим итәргә ниятләүләре хакында ТР Дәүдәт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз