news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евгений Деданин: Һәркем үз гаиләсен яклар иде, тикшерүче дә минем дөрес эшләвемне әйтте

Үз гаиләсен яклап, каракларны үтергән эшмәкәргә карата җинаять эше ачылды.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). “Һәркем үз гаиләсен яклар иде, хәтта тикшерүче дә минем дөрес эшләвемне әйтте”, - дип әйтте ике каракны үтергән Бөгелмә эшмәкәре “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында.

  • 12 сентябрь көнне иртәнге дүрттә эшмәкәрнең коттеджына битлекләр кигән һәм коралланган ике карак һөҗүм иткән. Алар хуҗаны, аның хатынын һәм дустын бәйләп куйганнар. Караклар дәлилләрдән котылырга теләп, видеотеркәгечне сүндергән арада эшмәкәр котыла алган. Аш-су бүлмәсендә тартмадан пычак алган һәм сакланырга теләп, каракларга берничә мәртәбә кадаган.

Яраланган җинаятьчеләр урында ук вафат булган.

Каракларның үлеме буенча,  “Саклануның тиешле чикләрен узып, үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Эшмәкәр үзенә карата җинаять эше ачулары белән килешми. Хәзерге вакытта аны, тикшерүченең беренче чакыруы буенча килү шарты, белән җибәргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100