news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евгений Варакин Лисичанскины торгызуга керткән өлеше өчен билгеләп үтелде

Татарстан Республикасы вице-премьеры, Луганск Халык Республикасында Лисичанск һәм Рубежныйны торгызу буенча куратор Евгений Варакин берьюлы ике бүләк белән билгеләп үтелде.

Луганск Халык Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Леонид Пасечник шеф төбәк вәкиленә II дәрәҗә «Хезмәтләре өчен» медален тапшырды. Варакин махсус билгегә хакимият һәм җирле халык белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе, шефлыкка алынган торак пунктларны торгызу һәм җирле халыкка гуманитар ярдәм күрсәтү эшен координацияләгән өчен лаек булган.

«Татар-инфом»

«Әлеге кешеләрнең актив катнашуы һәм ярдәме булмаса, республикабызны торгызу процессын хәзерге темпларга, күләмнәргә һәм сыйфатка ирешү мөмкин булмас иде», – дип билгеләп үтте бүләкләү тантанасы вакытында Леонид Пасечник.

Моннан тыш, Евгений Варакинга ведомство башлыгы Виталий Савельев имзасы белән Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы белән актив хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100