news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан җирлеге башлыгы Лисичанскига 36 тонна кирпеч алып барды

Югары Ослан җирлеге башлыгы Евгений Варакин Татарстан шефлыкка алган Лисичанскига чираттагы гуманитар йөк алып барды.

Ике фурада 40 капка якын төзелеш материалы – кирпеч төялгән иде. Йөкнең гомуми авырлыгы 36 тонна тәшкил итә. Варакин сүзләренчә, төзелеш материаллары җимерелгән объектлар һәм торак йортларны торгызуда кулланылачак.

«Без Татарстан шефлыкка алган Лисичанскига чираттагы гуманитар йөк китердек. Гуманитар йөкне Югары Ослан районыннан биредә яшәүче кешеләрне яратып һәм аларны кайгыртып алып килдек», - дип искәртте Варакин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100