news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Евгений Миронов: Горький турында фильм Красновидово халкына хөрмәт белән төшерелгән

Кама Тамагы районының Красновидово авылында Горький турында фильм премьерасы булды.

Евгений Миронов: Горький турында фильм Красновидово халкына хөрмәт белән төшерелгән
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Кама Тамагы районының Красновидово авылында «Горящий Горький» кыска метражлы фильм премьерасы булды. Фильм махсус «Горький +» сәнгать фестивале өчен төшерелгән.

«Горящий Горький» кыска метражлы фильмы Максим Горькийның бу авылда яшәгән чоры һәм алга таба да авыл тарихы бәян ителгән.

Максим Горькийга багышланган сәнгать фестивале Татарстанга әйләнеп кайтты. Бүген Казанда аның өченче көне үтә. Казанда фестиваль бүген тәмамлана.

Фестивальнең программасына Горький музее белән булуы данлыклы Красновидово авылына сәфәр дә кертелгән иде.

Красновидово авылына «Горький +» сәнгать фестиваленең арт-директоры, Россиянең халык артисты Евгений Миронов, Россиянең халык артисты Ольга Остроумова, фильм режиссеры Алексей Федорченко һәм башкалар килгән иде.

«Мин монда үземне кунак итеп түгел, үз кеше итеп тоям. Мөгаен, заманында Горький да биредә үзен үз кеше итеп тойгандыр, гәрчә аны биредә тотып кыйнасалар да, кабыргаларын сындырсалар да. Аның биредән яр буйлап Әстерханга кадәр, Каспий диңгезенә кадәр китүе дә очраклы түгелдер», - диде Евгений Миронов.

Ул режиссерга бу фильмны Горькийга гына түгел, биредә яшәүче җирле халыкка да хөрмәт белән төшергәне өчен рәхмәт әйтте. «Син бу фильм аша биредәге халыкның Горькийның алдагы тормышына да этәргеч булуын бирә алдың», - диде ул.

«Заманында класс белән Горький музеена килгәнебезне хәтерлим. Бина әле дә үзгәрмәгән диярлек – тышкы яктан ул нәкъ минем балачагымдагы кебек. Алга таба да хәтеребез сакланганда ул шул рәвешле калачак. Иң мөһиме – хәтер. Тамырларыбызны онытмасак, без алга таба да бара алачакбыз», - диде Кама Тамагы районы башлыгы Наил Фазыхов.

Район башлыгы «Горький +» сәнгать фестиваленең арт-директоры, Россиянең халык артисты Евгений Мироновка Рәхмәт хаты тапшырды.

«Фильмны без җирле халыкка һәм Горькийга зур хөрмәт белән эшләдек», - диде кинофильмның режиссеры Алексей Федорченко. Ул әлегә фильмның язмышы турында әйтә алмады, ләкин Красновидоводагы Горький музеенда фильм булачак һәм аны биредә карый алачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot