Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Eventex awards-2016” халыкара премиясенә конкурста Казан бүләкләнде
Кремльны кочаклаучылар халыкара мәйданда икенче урынлык тырышкан
(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Болгариядә “Eventex awards-2016” халыкара премиясенә 17 мартта йомгак ясалды. Казан “Кремльне кочакла” флешмобы өчен “2015 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы вакыйгалар” номинациясендә көмеш медальга лаек булган. Әлеге чарада 2 меңнән артык шәһәр халкы һәм башкала кунаклары катнашканлыгы билгеле.
Бу турыда бүген шәһәр җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Михаил Зотов ачыклык кертте. Аның мәгълүматлары буенча, “Eventex awards” премиясе 2011 елда барлыкка килгән һәм ул дөнья буенча һөнәри еvent-осталык юнәлешендә бик зур вакыйга булып тора. Казан мэриясе ярдәме белән узган елның 8 августында үткәрелгн “Кремльне кочакла” дигән флешмоб лидерлар рәтенә чыгарга менә дигән мөмкинлек биргән. “Флешмобта 2 меңнән артык кеше катнашты, алар кулга-кул тотынып, төп истәлекле урын – Казан Кремлен кочаклап шәһәргә хөрмәт хисләре белдерделәр. Нәтиҗәдә, флешмоб, составында бөтен дөнья буенча профессионаллар булган жюри тарафыннан югары бәяләнде”, - дип билгеләп үтте М. Зотов.
2015 елда иң яхшы вакыйгалар рейтингында Татарстан башкаласыннан алда – Болгария, ә өченче урында – Македония.
Мэр Илсур Метшин әлеге уңышның шәһәр халкының хезмәте булуын билгеләп үтте һәм чарада катнашкан казанлыларга рәхмәт әйтте. “Бүләккә актив шәһәр халкы ярдәме белән ия булдык. Бик зур рәхмәт аларга! Әлеге флэшмоб федераль массакүләм мәгълүмат чараларының, көнбатыш журналистларының игътибарын җәлеп итте. Чараны үткәрүгә ярдәм иткән шәһәр халкы һәм башкала кунакларына рәхмәт”, - диде Татарстан башкаласы башлыгы И.Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз