news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Euroskills 2018 медалисты: Мондый җиңүдән соң безне “Татнефть”кә эшкә чакырырга тиешләр

Euroskills Budapest 2018 чемпионатында эшмәкәрлек өлкәсендә җиңгән Карина Халеева үзенең кичерешләре белән уртаклашты.

Euroskills 2018 медалисты: Мондый җиңүдән соң безне “Татнефть”кә эшкә чакырырга тиешләр
Александр Эшкинин

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Бүген “Казан” халыкара аэропортында Euroskills Budapest 2018 чемпионаты катнашучыларын һәм җиңүчеләрен каршы алдылар. Татарстан Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чемпионнарны котлады һәм чәчәкләр тапшырды. Көтү залында зур курчаклар, биюләр һәм плакатлар белән чын шоу оештырдылар. Казан инновация университеты студентлары республика геройлары хөрмәтенә җыр башкарды.

Эшмәкәрлек тармагында җиңгән Карина Халеева үзенең кичерешләре белән уртаклашты. “Минем хәзер Татарстанда үз бизнесым буенча берничә идея бар. Без партнерым белән эшмәкәрлек өлкәсендә белем бирү белән шөгыльләнергә, бизнес-тренинглар оештырырга уйлыйбыз. Безгә зур компанияләрдән хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр килә, ләкин мондый җиңүдән соң безне ким дигәндә “Татнефть”кә эшкә чакырырга тиешләр”, - диде алтын медаль иясе.

  • Россия Будапештта EuroSkills һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңде. Җыелма составында Татарстаннан 6 катнашучы бар иде. Алар арасыннан 3 кеше алтын һәм бер көмеш медаль яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot