news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Этрусклар төрек иделәр» китабы хакында Төркиянең «Җөмһүрият» газетасы язды

Төрек журналисты Шәнгүл Багҗы Садри Максуди кызы Әдилә Айданың Төркиянең беренче хатын-кыз илчесе булуын, тарихи тикшеренүләрен Римда дипломатик вазифа башкарганда алып баруын да искәрткән.

«Этрусклар төрек иделәр» китабы хакында Төркиянең «Җөмһүрият» газетасы язды
Рушания Алтай

(Истанбул, 31 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең 97 еллык «Җөмһүрият» газетасының «Китап» кушымтасында Садри Максуди кызы Әдилә Айданың «Этрусклар төрек иделәр» гыйльми китабы хакында күләмле мәкалә дөнья күрде. Аны Шәнгүл Багҗы язган.

Мәкалә авторы Әдилә Айданың бу хезмәтен этрускларның төрки кавем булуын исбатлаучы дәлилләргә бай булуы ягыннан әһәмиятле, дип бәяләгән. Ул Айданың Төркиянең беренче хатын-кыз илчесе булуын, тарихи тикшеренүләрен Римда дипломатик вазифа башкарганда алып баруын, озак еллар эзләнүләр нәтиҗәсендә язылуын белдергән.

 «Этрускларның Европага цивилизация алып килүләре, безнең эрага кадәр мең ел буе Италиядә яшәүләре билгеле. Тик аларның Италия туфракларына кайдан килүләре гасырлар дәвамында тарихи серләрнең берсе булып торды. Археологик казылмалар этрускларның һинд-европалы кавем булмавын расласа да, DNA анализлары төрки булуларына ишарәт итсә дә, белем дөньясы аларның төрки булуын ачыклый алмаган иде», — дип яза автор.

Ул Әдилә Айда бу борынгы халыкның мәдәниятен, динен, телен тикшерү, чагыштырулар нәтиҗәсендә ике хакыйкатьне ачыклавын искәртә.

«Беренчедән, этрусклар — борынгы төрки халык. Икенчедән, Рим цивилиациясенең нигезен — дәүләт структурасыннан башлап гореф-гадәтләре, дин, язу мәдәниятенә кадәр — „антик Рим“ дип беленгән чор түгел, „этрусклары чоры“ тәшкил итә. Китап тулысынча боларны исбат итүче дәлиләр белән тулы», — дип язган Шәнгүл Багҗы.

Автор мәкаләсендә Әдилә Айданың бу китабын кызы Гөнүл Пултарның кабаттан әзерләп нәшрияткә бирүен, аның соңгы елларда этрусклар тирәсендә барган бәхәс һәм фәнни эзләнүләр, алынган нәтиҗәләрне тикшерүен һәм аларның Әдилә Айданың китабында китергән дәлилләрне раславын язган. 

Шәнгүл Багҗы Әдилә Айданың «Этрусклар төрек иделәр» китабында борынгы төрки халыкларның искиткеч бай тарихын һәм мәдәниятен танытуын, әсәренең Төркия җөмһурияте тарихы өчен кыйммәтле хезмәт булуын ассызыклаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100