Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Россия Герое Сергей Чебневның әнисен котладылар
Чаллыда Россия Герое Сергей Чебневның әнисе Ольга Чебнева туган көнен билгеләп үтте. Бу көнне аның өендә җылы сүзләр яңгырады, ул туганнары, якыннары һәм дусларыннан котлаулар кабул итте. Аны мөһим дата белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә тәбрик итте.
Ольга Чебневаны беренчеләрдән булып кайчандыр бер урамда яшәгән һәм бергә мәктәпкә йөргән балачак дуслары котлады. Бүген алар еракта – Камчаткада һәм Краснодар краенда яши, әмма элемтәне өзмиләр.
«Без бер урамда яшәдек, бергә мәктәпкә йөрдек – менә алар барысын да искә төшерде, котлады. Без телефоннан аралашып торабыз», - дип сөйләде Ольга Чебнева.

Аны котларга туганнары һәм якыннары килде. Кызы Елена Матросова бу көнгә алдан ук әзерләнүе турында белдерде.
Бу көнне Чаллы мэры Наил Мәһдиевнең сәфәре үзенчәлекле вакыйга булды. Ул Ольга Чебневага улы – Россия Герое исеменә лаек булган Сергей Чебневны тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде, аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Сергей Чебневның батырлыгы тарихка мәңгегә язылган. 2024 елның августында аның җитәкчелегендә хәрбиләр 12 көн буе Курск өлкәсенең Кече Локня авылында оборона тота, дошманга эчкә үтәргә ирек бирми.

Очрашу барышында шулай ук Чаллыда Сергей Чебнев истәлегенә музей төзү эше төгәлләнүе билгеле булды. Ул Россиянең булачак герое укыган 56нчы мәктәптә урнашачак.
Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.
Фотолар: Чаллы шәһәре Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз