news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен атлар җибәрде

Татарстан махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен атлар җибәрде
Фото: © «Татар-информ», Роман Баданов

Бүген Татарстан Республикасыннан махсус хәрби операция зонасына атлар җибәрделәр. Алар республика территориясендә әзерләнгән.

Атларга ихтыяҗ азат ителгән территорияләрдә патрульлек итү һәм «яшел зона»га азык-төлек китерү өчен барлыкка килгән. Әлеге хайваннар техника белән чагыштырганда күп кенә өстенлекләргә (маневрлылык, машиналар батып кала торган ураннардан да җиңел үтәләр) ия.

«Бүген Татарстан Республикасы Донецк Халык Республикасына үзенчәлекле, тере гуманитар йөк җибәрә. Татар токымыннан сигез ат игелекле бурычлар үтәү өчен махсус хәрби операция зонасына бара», - диде Казан ипподромы директоры Гияз Идиятуллин.

Гияз Идиятуллин

Фото: © «Татар-информ», Роман Баданов

Атларны Казаннан, шулай ук Арча, Теләче һәм Лениногорск районнарыннан җибәрделәр. Аларны республиканың әйдәп баручы ат хуҗалары тәкъдим итте.

«Татар токымлы атлар талымсыз һәм салкыннан курыкмый», - диде Идиятуллин.

Аның сүзләренчә, бу токым үзенчәлекле, чөнки ул тәрбиягә әллә ни мохтаҗ түгел. Әлеге атлар прокатта, спортта һәм терапиядә кулланыла.

«Казан ипподромында татар токымлы атлар яшь жокейларны өйрәтергә булыша», - дип өстәде ипподром җитәкчесе.

Хайваннар юлны яхшы кичерә. Аларны махсус машинада алып баралар, юлның һәр 500 чакрымында печән бирәләр һәм су эчертәләр.

«Атлар азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары ташуда булышачак. Алар хәтта миналарны да сизә, аларны урап узалар. Атлар тәҗрибәле кешеләргә тапшырылачак», - диде махсус операция хәрбие Сергей.

Фото: © «Татар-информ», Роман Баданов

news_right_1
news_right_2
news_bot