news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Этномәдәни компонентлы мәктәпләр фестивалендә әлмәтлеләр җиңде

“Бирлик” азербайҗан диаспорасының якшәмбе мәктәбендә белем алучы укучыларының “Хазри” бию ансамбле III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

(Әлмәт, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Халыклар Дуслыгы йортында узган күпмилләтле якшәмбе һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр фестивале быел да әлмәтлеләргә җиңү китерде, дип яза җирле басма.

“Бирлик” азербайҗан диаспорасының якшәмбе мәктәбендә белем алучы укучыларының “Хазри” бию ансамбле III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Шулай ук Сиренькино мәктәбе укучысы Эвелина Туктамышева, Иске Суркиннан Илья Бикмушев һәм Ульяна Сергиванова, Сиренькино мәктәбенең иҗат коллективы да диплом белән бүләкләнделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot