news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Этнология һәм антропология буенча белгеч Владимир Зорин журналистларга мастер-класс бирде

Чара "Күп йөзле Россия" ("Многоликая Россия") бәйгесе кысаларында үткәрелде.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген "Корстон" комплексында Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы президиумы әгъзасы, Россия Фәннәр Академиясенең этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин журналистлар өчен мастер-класс уздырды. Чара "Күп йөзле Россия" ("Многоликая Россия") бәйгесе кысаларында үткәрелде.

Ул мастер-классны кече этно-диктант яздырудан башлады. Җиңүчеләргә исә 3 китап бүләк итте.

"Бездә беркайчан да дини сугышлар булмаган. Танылган Пугачев фетнәсеннән соң патшабикәнең тәхете "селкенә" башлый. Ислам динен тотучылар Пугачевка ярдәм итмәгән булса, ул андый көчкә ия булмас иде. Екатерина патшабикә моннан нәтиҗәләр ясый һәм ислам диненә ярдәм итә торган указлар чыгара", – ди Владимир Зорин.

"Дәүләтнең этносәясәте традицияләргә таяна", – дип саный белгеч. Аның сүзләренчә, Россия Конституциясе буенча кешегә этносны көч белән "тагып" булмый. Шулай ук, Владимир Зорин фикеренчә, җинаятьләр турында язганда, җинаять кылучының нинди милләттән булуын күрсәтеп язу да канунлы түгел.

Азактан ул журналистларның сорауларына җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100