Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Этнолог Тишков милли сәясәт буенча ведомствоара комиссия төзү турында сөйләде
1 гыйнвардан Россиядә 2036 елга кадәр исәпләнгән Дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясе үз көченә керәчәк. Милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча ведомствоара Хөкүмәт комиссиясен булдыру аның төп яңалыкларыннан берсе булыр дип көтелә, аңа вице-премьер Татьяна Голикова аппараты кураторлык итәчәк. Тарихчы, этнолог һәм социаль антрополог Валерий Тишков «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Бик мөһим яңалык: дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара Хөкүмәт комиссиясе төзеләчәк. Белүемчә, хәзер Голикова аппараты аның составын формалаштыру белән шөгыльләнә. Әлегә анда кемнәр керәчәген һәм катнашучыларның нинди дәрәҗәдә булачагын әйтә алмыйм, әмма бу үзе үк җитди яңалык», - дип искәртте ул.
Элегрәк милли сәясәт мәсьәләләренә вице-премьер Дмитрий Чернышенко каршындагы ведомствоара комиссия кураторлык итә иде. Хәзер исә яңа комиссия оборона сәясәте һәм технологияләр буенча хөкүмәт комиссияләре белән чагыштырып булырлык федераль дәрәҗәдәге статус алачак.
«Бу - федераль дәрәҗә», – дип билгеләп үтте мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз