Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Этнолидерлар лабораториясе»: Түбән Кама яшьләр өчен масштаблы проект башлап җибәрә
«Этнолидерлар лабораториясе: Киләчәкне төзибез» проекты РФ Президенты Владимир Путин грантына лаек булды һәм 2026 елның сентябрендә Түбән Камада старт алачак. Бу хакта ТР Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу - Татарстаннан милләтара һәм динара татулыкны ныгыту юнәлешендә Президент грантлары фонды конкурсында җиңгән бердәнбер проект (барлыгы 483 гаризадан бары тик 35 проект кына хуплау тапты).
«Урал» башкорт милли‑мәдәни автономиясе һәм Түбән Кама химия‑технология институтының уртак инициативасы Россия халыклары бердәмлеге елында узачагын һәм яшьләргә ярдәм итәчәген дә билгеләп үтәләр.
«Этнолидерлар лабораториясе» проекты — көчле старт мәйданчыгы. Без яшь лидерларга экспертлык һәм ресурс ярдәме күрсәтәчәкбез, милләтара сәясәт өлкәсендә карьера һәм шәхси үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачачакбыз», — дип белдерде Татарстан Республикасы башкортларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстанның атказанган табибы Гали Хәсәнов.

Шулай ук Түбән Кама химия-технология институты директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвира Габдушева да фикерләрен ирештерде.
«Түбән Каманың актив яшьләрен безнең проектның бер өлеше булырга чакырабыз! Социаль челтәрләрдә һәм шәһәр порталында урнаштырылган игъланнарны күзәтеп барыгыз! 1 сентябрьдән үк сез үзегез турында белдерә, фикердәшләр таба аласыз. Шулай ук шәһәребез, илебез киләчәгенә реаль өлеш кертү мөмкинлеге биреләчәк», — ди ул.
Проект кысаларында этномәдәни мохиткә чуму, милләтара диалог күнекмәләрен үстерү, үз проектларыңны тормышка ашыру кебек эшләргә өйрәнеп булачак. Катнашучыларны бер ел буе төрледән-төрле вакыйгалар, төбәкара конференция, иҗади конкурслар һәм ватанпәрвәрлек фестивале көтә. Шулай ук этно-остаханәләр һәм проект лабораторияләре, кинолекторийлар, квизлар һәм башка мавыктыргыч чаралар оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз