Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Этнограф Наил Халиков вафат
Наил Альфред улы – археолог Альфред Халиковның улы.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Тарих фәннәре кандидаты, этнограф ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында һәм Альфред Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәре булып эшләгән Наил Халиков вафат. Бу хакта тарихчы Дамир Исхаков хәбәр итте.
Дамир Исхаков әйтүенчә, ул соңгы елларда яман шеш белән авырган.
Наил Альфред улы Халиков 1951 елда туган. Археолог Альфред Халиковның улы. Диссертацияне «Идел буе һәм Урта Урал татарларындагы игенчелек: тарихи этнографик тикшерүләр» темасына язган. Фәнни җитәкчесе әтисе булган.
Наил Халиков белән хушлашу бүген, 1 гыйнварда, Казанның Сәлимҗанов урамындагы 102нче йортта узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз