news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Этнең нәселен рәсмиләштерергә уйлаган әлмәтле акчасыз калган

Полиция алдаучының кеше үтерү маддәсе буенча хөкем ителгән булуын ачыклаган.

(Әлмәт, 5 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Этенең нәсел шәҗәрәсен рәсмиләштерергә теләгән әлмәтле 12 500 сум акчасыннан колак каккан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Зыян күргән 20 яшьлек әлмәтле полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Ачыкланганча, ул узган елның февраль аенда дустыннан "Стаффордшир терьеры" токымлы этне алган була.

Ә күптән түгел ул этләр үрчетү белән шөгыльләнергә уйлый һәм дустыннан сатучының телефон номерын алып, аның белән элемтәгә керә. Сатучы Мәскәүгә киткәнгә күрә алар социаль челтәрләрдә аралашалар.

Ул әлмәтлегә эткә тамга салу хезмәте 5500, ә этнең нәсел шәҗәрәсен рәсмиләштерү хезмәте 7000 сум торганын хәбәр итә. Әлмәтле исә әйтелгән сумманы алар хисабына күчерә, ләкин документлар аның кулына барып ирешми.

Полиция ачыклаганча, ул 23 яшьлек Баулы кешесе булып чыга. Моңа кадәр ул кеше үтерү маддәсе буенча хөкем ителгән була.

news_right_1
news_right_2
news_bot