news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ЭТИС аша бер кварталда 203 млн. сумлык Татарстан продукциясе сатып алынган
Казанда Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы эшләвен контрольдә тоту буенча эшче төркем утырышы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елның беренче кварталында Татарстанның дәүләт заказчылары Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы аша 100 мең сумга кадәр, республика җитештерүчеләре белән 63,94 млн. сумлык килешү төзеде, муниципаль заказчылар - 139,54 млн. сумлык.
Бүген Казанда ТР Мәдәният министрлыгы бинасында видеоконференция режимында икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Марат Сафиуллин рәислегендә Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы эшләвен контрольдә тоту буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР Министрлар Кабинетының агымдагы елның 9 апрелендә гамәлгә кергән карары нигезендә Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы (www.tattis.ru) эшләвен контрольдә тоту буенча эшче төркем оештырылган. Эшче төркем составына республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең җаваплы урынбасарлары кергән. Эшче төркемнең рәисе итеп ТР Предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев билгеләнгән, ә аның урынбасары - ТР Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы генераль директоры Яков Геллер.
Республиканың дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлары өчен республика тауар җитештерүчеләре тауар белән тәэмин итү өчен заказлар урнаштыруга стимуллаштыру эшче төркемнең төп бурычы булып тора. Татарстан тауар җитештерүчеләрен көндәшлелеккә ия продукция чыгаруга стимул бирү киңәшләшү органының миссиясе булып тора.
20 апрельгә булган мәгълүматлар буенча төбәкара күргәзмә-сатуда 6971 тәэмин итүче теркәлгән. Шулай ук 147199 продукция исеме урнаштырылган, шуларның 29052се Татарстанда җитештерелгән.
Бүгенге утырышта катнашучылар Электрон сәүдә-мәгълүмат системасының структурасы һәм эшләү тәртибе, шулай ук Татарстан җитештерүчеләренең федераль электрон мәйданчыкта (zakazrf.ru.) заказларын урнаштыру буенча фикер алыштылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2