news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Этен караусыз урамда йөртүче хуҗалар өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим иттеләр

Федерация Советының Конституция комитеты башлыгы Андрей Клишас этен караусыз урамга чыгарып йөртүче хуҗалар өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итте. Әлеге инициативаның максаты – гражданнарның гомерен саклау.

«Кешеләрнең гомерен саклау өчен этен караусыз урамга чыгарып йөртүче хуҗаларга җинаять җаваплылыгын да кертергә кирәк дип саныйм», - дип язган ул Телеграм-каналында.

Сәясәтче ассызыклаганча, хайванның гамәлләре өчен кешеләр җаваплы. Этләрне караусыз урамга чыгарып йөрткән өчен җәзаны кырысландырырга кирәк, дип саный ул.

Элегрәк Бурятия башлыгы Алексей Цыденов Телеграм-каналында хакимият этләрне караусыз урамга чыгарып йөрткән өчен җаваплылыкны ничек арттырырга икәнен уйларга планлаштыра, дип язды. Ул постын Джидинский районының Ичетуй авылында булган фаҗигадән соң урнаштырды. Анда этләрне караусыз чыгарып җибәрү аркасында кеше һәлак булды.

Эт хуҗалары хайванының гамәлләре өчен шәхси юридик җаваплылык тота, дип ассызыклады Цыденов.

«Этегез теләсә кайда йөрергә түгел, ә сезнең ишегалдында, бәйдә утырырга тиеш!» - дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100