Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эт тешләгән эзләр булган мәет табылгач тоткарланган ир-атны кулга алу вакытын озайттылар
Казанның Совет районы суды Самосыроводагы промбаза хуҗасы Иосиф Лифшицны тоткарлау вакытын озайтты. Анда узган ялларда эт тешләгән эзләр булган хатын-кыз мәетен тапканнар иде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Ир-атны саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаепләп чикләү чарасы билгеләү планлаштырылган булган. Аны СИЗОга яки өй арестына җибәрәчәкләре 14 ноябрьдә билгеле булачак.
«Сак астында калдыру вакытын 48 сәгатькә кадәр озайтырга. Чикләү чарасы билгеләү турында ходатайствоны карауны 14 ноябрьгә кадәр кичектерергә», – диде судья.
Узган ялларда Самосыроводагы җитештерү базасы янында хайваннар тешләгән хатын-кыз мәете табылганнан соң хокук саклау органнарының бу базаны тикшерә башлады. База территориясендә 15 эт яшәгән.
Иосиф Лифшиц сүзләренчә, бу фаҗигагә аның этләренең катнашы юк. Аның сүзләренчә, промбаза белән янәшә тагын бер агрессив этләр чирүе булган һәм бу хатынны шул этләр талап үтергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз