news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эстрадада тәртип урнаштырырга тиешле эксперт советында "Барс-медиа" катнаша

Эксперт-консультатив совет төзелгән, исемлек раслану стадиясендә.

Эстрадада тәртип урнаштырырга тиешле эксперт советында "Барс-медиа" катнаша
Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министрлыгының эстрада өлкәсендәге эксперт-консультатив советын оештыруда “Барс-медиа” продюсерлык үзәге дә катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә үз чыганакларыннан билгеле булды.

Искәртеп үтик, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин министрлыкның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасында башкару сәнгате мәсьәләләре буенча эксперт-консультатив совет төзелүе турында хәбәр итте. Министр эстрада проблемаларын хәл итүне продюсерларның, шоу-бизнес оештыручыларының профессиональ музыка җәмәгатьчелеге белән бергә эшләвендә күрә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булганча, Татарстан Республикасында башкару сәнгате мәсьәләләре буенча эксперт-консультатив совет “Барс-медиа” компаниясе белән берлектә төзелә.

Хәзерге вакытта концерт-фестивальләр оештыру эшчәнлеге буенча методик эшләнмәләр әзерләнә. Татар телле талантлы җырчыларның чыгышларын федераль югарылыкта оештыру максатыннан продюсерлык үзәге оештыру буенча тәкъдимнәр дә әзерлек стадиясендә.

Эксперт советында кемнәр катнашачагы әлегә билгеле түгел. Исемлек төзелгән, хәзер раслану стадиясендә. “Татар-информ”га билгеле булганча, исемлеккә кергән кешеләрнең кайберләре бу хакта әле үзләре дә белми.

“Барс-медиа” ширкәте генераль директоры Марат Гәрәев эксперт советы турындагы сорауларга җавап бирүдән баш тартты.

“Татар-информ” хәбәрчесенә интервьюсында Марат Гәрәев: “Вакыт җитте – артистлар күп, материал күп, аларны дөрес юлга кертеп җибәрергә кирәк. Җырларның эфирга, каналларга эләгүен системага салырга кирәк. Моның өчен бердәм механизм булырга тиеш һәм алга таба да җырчылар белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Бу сыйфатсыз материал булдырмаска ярдәм итә”, – дип белдергән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100