Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эстрада концертларына, цирк тамашаларына, кинога «Пушкин картасы» аша кереп булмаячак
«Пушкин картасы» программасына кертелгән репертуарны махсус эксперт төркеме тикшерәчәк.
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Эстрада концертларына, цирк тамашаларына, кинога «Пушкин картасы» аша кереп булмаячак.
«Кино да, цирк та, шоу-бизнес та кертелми. Монда проектның мәгънәсе башкада», — диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Пушкин картасы» проектына багышлап ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта.
«Пушкин картасы» программасына кертелгән репертуарны махсус эксперт төркеме тикшерәчәк. Программага кертелгән мәдәни чаралар афишасы белән «Культура.РФ» порталында танышырга мөмкин.
Республикада «Пушкин картасы» программасына 63 мәдәният учреждениесе катнаша. Шуларның 30ы дәүләти, 30ы — муниципаль, икесе хосусый. Алар арасында 16 театр, 6 концерт залы, 18 музей, мәдәният сарайлары һәм башкалар бар.
Программага 14 — 22 яшьлек кешеләр катнаша. 3000 сум акчасы булган картаны алу өчен «Госуслуги.Культура» мобиль кушымтасы аша теркәлергә кирәк була.
3000 сум лимитлы карта 2021 азагына кадәр гамәлдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз