news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эстрада артистларын һәм спорт фотографларын музей хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар

Татарстан Милли музеенда узачак “Бүләк итү көннәре”ндә артист һәм фотографлардан бүләккә шәхси архивларын көтәләр.

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Милли музее “Бүләк итү көннәре” оештыра. Хәйрия акциясе 1-5 апрель көннәрендә узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова хәбәр итте.

“Безнен республика үсеш чорын кичерә,  диде Гөлчәчәк Нәҗипова.  Күп төрле, кызыклы вакыйгаларның шаһиты булырга туры килә безгә. Фондларыбызны хәзерге заманны чагылдыручы экспонатлар, материаллар белән тулыландырасы килә. Быел спорт ярышларында эшли торган фотографларга мөрәҗәгать итәбез. Ярышларда төшерелгән һәм төшереләчәк фотоларыгызны безнең фондларга да тапшырсагыз иде. Шәһәребезнең күренешләрен тасвирлаган хезмәтләрегезне дә үзебездә саклыйсы килә. Республикабызның эстрада вәкилләре читтә калмасын иде, аларның шәхси әйберләрен дә бик рәхәтләнеп кабул итәбез. Чөнки алар Татарстан тарихына кереп калачак шәхесләр”.

Татарстан Милли музее фондларында барлыгы 900 мең экспонат исәпләнә. “Бүләк итү көннәре” хәйрия акциясендә катнашып, музей коллекцияләрен арттыру һәм үз исемеңне тарихта калдыру мөмкинлеге бар.

Бүләкләрне берничә номинациядә тапшырырга мөмкин: “Иң борынгы экспонат”, “Эспонат  легенда”, “Раритет” һәм “Мемориаль экспонат”.

Акциягә нәтиҗәләр 5 апрель көнне, 14:00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда ясалачак. Тапшырылган экспонатлардан күргәзмә дә оештырылыр дип көтелә.

Проектта Милли музейдан тыш, аның филиаллары: Казандагы Е.Боратынский музее, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, М.Җәлил музей-фатиры, композитор Н.Җиһанов музее, К.Насыйри музее, М.Горькийның әдәдби-мемориаль музее, В.И.Ленин музей-йорты, Печище авылында Я.Купала музее, Красновидово авылындагы М.Горький музее да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100