news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эстония Сабан туенда баш батырны билгеләячәкләр

Таллин Сабантуеның баш батыры төп призны алачак.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Ел саен Татарстан Республикасы Россия шәһәрләрендә якын һәм ерак чит илләрдә Сабан туе оештыра. Быел Әлмәт районы Таллинда (Эстония) Сабантуйда катнашачак. Бәйрәм шәһәрнең “Манаралар мәйданы” үзәк паркында узачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм 16 июньдә булачак. Тантанада Эстония халкы һәм Евросоюзның 20дән артык иле катнашыр дип көтелә.

Оештыручылар татар милли бәйрәменең барлык традицияләрен үз эченә алган зур программа әзерләгән. Тамашачылар Татарстан Республикасы артистлары катнашындагы концерт программасы, театральләштерелгән тамаша, милли уеннардан торган спорт программасын карый алачак. Аларда теләгән һәркем катнаша ала.

Быел Россия Көрәш федерациясе инициативасы буенча әлеге чара кысаларында көрәш ярышлары Россия Федерациясенең Бердәм календарь планына кертеләчәк һәм халыкара статус алачак. Бу җиңүчеләргә һәм призерларга спорт исемнәренә дәгъва кылырга һәм абруйларын күтәрергә ярдәм итәчәк. Таллин Сабан туендагы баш батыр төп призны алачак.

Бәйрәм кунаклары музей ихаталарын карап, татар тарихы һәм көнкүреше белән таныша һәм борынгы Болгар турында репродукция-картиналар карый алачак. Барлык катнашучылар өчен милли ризыклар белән сыйлану оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100