news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эстония фестивалендә 1200 бала арасында Казаннан Н.Әхмәдуллина укучылары да чыгыш ясый

"Тиктормаслар дусларын чакыра” халыкара бәйге–фестивалендә Эстония, Россия, Белорусcия һәм Латвиядән 47 коллектив чыгыш ясаячак.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Каzan” бию ансамбленең хореография студиясендә шөгыльләнгән балалар "Тиктормаслар дусларын чакыра” ("Непоседы приглашают друзей") хореография сәнгатенең XVIII халыкара бәйге–фестивалендә катнаша. Студияне Нигина Әхмәдуллина җитәкли. Бу хакта "Татар-информ"га студиядән хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр дә Нигина Әхмәдуллина җитәкләгән “Әсфир”, “Сәйран” төркемнәре Россиянең төрле шәһәрләреннән җиңү яулап кайткан иде инде. Быел алар Эстонияне яуларга җыена.

Мәгълүмат өчен. 8 - 10 декабрь көннәрендә Эстония башкаласы Таллинның Сальме мәдәният үзәгендә “Тиктормаслар дусларын чакыра” ("Непоседы приглашают друзей") хореография сәнгатенең XVIII халыкара бәйге–фестивале уза. Быел бәйгедә рекордлы санда биючеләр катнашырга теләк белдергән - Эстония, Россия, Белорусcия һәм Латвиядән 47 коллектив чыгыш ясаячак. Сәхнәгә 1200дән артык биюче чыгачак. Программада- 300ләп номер. Бию коллективлары бәйге программасында төрле юнәлешләрдә: эстрада, халык, классик, заманча бию, танцеваль шоу белән чыгыш ясый. Ансамбльләр, солистлар, дуэтлар үз номинацияләрендә лауреат һәм дипломант исемен алырга осталыкларын күрсәтәчәк. Шулай ук төп премия - акчалата бүләкләр дә каралган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100