Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эстония 8 августтан Россия чигендә тулы таможня контроле кертә
Эстония хакимияте 8 августтан Россия чигендә тулы таможня контроле кертә, аның максаты - илнең «Россия хәрби машинасын тәэмин итмәвен» яхшырак гарантияләү. Республика тышкы эшләр министры Маргус Цахна шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Таллин шул рәвешле санкцияләрне әйләнеп узуга каршы торырга ниятли.
Эстония Премьер-министры Кристен Михал элегрәк белдергәнчә, әлеге карар «тыелган товарлар ташуга» омтылыш белән бәйле. Хакимияттә мондый контроль таможняда үткәргән вакытны арттырачагын, ә чик аша үтүче кешеләрнең саны кимү ихтималын әйттеләр.
- АКШ һәм аның союздашларының Россиягә санкцион басымы РФ Президенты Владимир Путин 2022 елның февралендә игълан иткән махсус операция башланганнан соң артты. Инде 2022 елның 7 мартында ук Россия, Иранны узып, кертелгән санкцияләр саны буенча дөньякүләм лидерга әверелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз