news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшсезлек буенча пособие күләме артачак

Россиядә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме киләсе елда 14742 сумга кадәр артачак. Бу турыда Россия Хезмәт министрлыгы җитәкчесе Антон Котяков белдерде. ТАСС шул хакта яза.

Аның сүзләренчә, әлеге күрсәткеч 7,3 процентка индексацияләнәчәк.

«Элек бу пособие ел саен индексациягә катгый бәйләнмичә билгеләнә иде, хәзер бу законда каралган», — диде Котяков Думаның Бюджет комитеты утырышында.

Эшсезлек күрсәткече түбән булу сәбәпле, пособие чыгымнары кимеде, дип өстәде ул.

Россиядә эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе теркәлә, ул – 2,4 процент дип хәбәр ителгән иде. Шулай ук кичә 2025 елга ана капиталы күләме билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100