news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эсселек фонында Татарстанда тагын яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Эсселек фонында Татарстанда тагын яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Иртәгә, 2 июньдә, Татарстанда югары температура фонында тагын һава шартларының бозылуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.

Көндез һәм кич республикада урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда 15-18 метрга) кадәр көчәюе фаразлана.

  • Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе бик көчле дип санала.

Элегрәк КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев җәйге эсседә өермә һәм башка куркыныч метеорологик күренешләр күзәтелергә мөмкин дип кисәткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot