news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эсседә эш көнен кыскарту турындагы закон проекты тәкъдим ителде

Эсседә эш көнен кыскарту турындагы закон проекты тәкъдим ителде
Владимир Васильев фотосы

Дәүләт Думасында ЛДПР партиясе вице-спикеры Борис Чернышов РФ Хезмәт кодексына эсседә эш көнен яки сменаны кыскарту турындагы закон проектын тәкъдим итте. Ул Дәүләт Думасы мәгълүмат базасында чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Югары температура йогынтысыннан саклану һәм эш урынында уңайлы хезмәт шартлары булдыру максатларында, хезмәткәр эш көнен кыскартуны таләп итәргә хокуклы. Эш бирүче, урамда һава температурасы 28,5 градус булганда, эш көнен яки сменаны бер сәгатькә, 28,6 градустан 29 градуска кадәр булганда ике сәгатькә, һава температурасы 29,1 градус һәм аннан да югарырак булса, дүрт сәгатькә кыскартырга тиеш», диелә закон проектында.

Хезмәт кодексының 92 маддәсен үзгәртү ниятләнә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot