news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эссе көннәрдә урманнарга баруга чикләүләр кертергә җыеналар

Июнь аенда Татарстанда атна дәвамында югары класслы янгын куркынычы күзәтелгән очракта, урманнарга бару республикада быел беренче тапкыр тыелачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Быел табигатьнең ярдәм итүен күзәтәбез – яз урманчылар өчен уңай булды. Әмма без янгын куркынычы сезонын ачу буенча барлык әзерлек эшләрен вакытында башкардык. Узган ел белән чагыштырганда, урман белән чиктәш җирләрдә янгыннар кимүе күзәтелә. Шулай да янгын чыгу һәм утның урманга күчү куркынычы саклана», – дип аңлатты ул.

Июнь аенда республика территориясендә температура режимы күтәрелде, дип билгеләп үтте министр. Хәзерге вакытта төбәкнең төрле районнарында төрле класслы янгын куркынычы теркәлгән.

«Әмма без документ проектын — ТР Министрлар Кабинеты карарын керттек. Атна дәвамында бишенче класслы янгын куркынычы күзәтелгән очракта, без гражданнарга урманнарга бару буенча чикләүләр кертәчәкбез», – диде Кузюров.

Агентлык әңгәмәдәше быел республика территориясендә урманнарда янгыннар әлегә теркәлмәвен өстәде. «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, республика урманнарына бару буенча чикләүләр эссе көннәр сәбәпле 2023 елда алты тапкыр, ә 2022 елда өч тапкыр кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot