Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эссе көннәрдән соң Татарстанда бераз салкынайтачак
Иртәгә +20...+25 градус җылы булачак.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 июньдә Татарстанда салкынайтачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Бүген көндез республикада эссе һава торышы күзәтелә. Һава температурасы +27,3…+33,3 градус тәшкил итә. Казан территориясендә иң югары температура теркәлгән. Һава агымының төньяк-көнбатыш юнәлешне алуы сәбәпле, һава шартлары үзгәрә. Төбәккә атмосфера фронты кергәч антициклон йогынты ясый башлый.
Төнлә һава температурасы +15…+20 градус булачак. Көндез терекөмеш баганасы +20…+25 градустан күтәрелмәячәк.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. 16 июньдә кич урыны белән көчле яңгыр көтелә, төнлә кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. 17 июньдә урыны белән бераз яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы мөмкин.
Көньяктан төньяк-көнбатышка уртача тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр, ә кич 16 июньдә кайбер урыннарда 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз