news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эспертлар дөньяда иң күп сатылучы смартфонны атаган

2017 елның беренче яртысында смартфоннар арасында «бестселлер» булып iPhone 7 табылган.

(Казань, 10 октября, «Татар-информ»). Дөньяда 2017 елның беренче яртысында смартфоннар арасында «бестселлер» булып iPhone 7 табылган, дип белдергәннәр IHS Markit аналитиклары. Бу хакта «Российская газета» Phonearena ресурсына сылтама биреп хәбәр итә.

«Сатылу» буенча икенче урында - iPhone 7 Plus, рейтингның өченче баскычын Samsung Galaxy Grand Prime Plus алып тора. Дүртенче һәм бишенче урыннарда 2015 елда чыккан iPhone 6s һәм Samsung Galaxy S8 тора.

Белгечләр сүзләренә, Apple базарының өлеше елдан-ел кими. Өч ел эчендә базарда iPhonның өлеше 10нан 6 процентка кимегән. Шундый ук охшаш хәл Samsung гаджетына да карый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100