news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Эспаньола» батальоныннан Дәүләт Советы депутаты Галиев Батырлык ордены белән бүләкләнде

«Эспаньола» батальоныннан Дәүләт Советы депутаты Галиев Батырлык ордены белән бүләкләнде
Фото: Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевтан

VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Эспаньола» батальоны командирның техник бүлек буенча урынбасары Марат Галиев Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Рубин кушаматлы хәрбигә Россиянең дәүләт бүләген махсус хәрби операция зонасында күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы, шулай ук хәрби бурычын үтәгәндә гомерен куркыныч астына куеп, кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен тапшырдылар.

Фото: Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевтан

Бүләкләү бүген, 26 мартта, булды. Батырлык орденын Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары генерал-лейтенант Владимир Алексеев тапшырды.

Марат Галиев тыйнаклыгы аркасында батырлыгы турында белдермәде.

Искәртик, Дәүләт Советында Мамадыш сайлау округы буенча депутат Марат Галиев узган елның декабрендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә «Эспаньола» батальонына китте. Элек парламентарий хәрбиләргә актив ярдәм итте. Ул 1,5 елда 20 млн сумлык гуманитар ярдәм җибәрде. Ләкин ул моның белән генә туктап калмады, алгы сызыкка китте.

Шулай ук декабрь ахырында «Рубин» футбол командасының элеккеге тренеры Корбан Бердыев «Эспаньола» батальонында булды.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100