news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эшмәкәрдән акча таләп иткән һәм аның машина йөртүчесен урлап киткән өч кешене тотканнар

Казанда полиция хезмәткәрләре 34 яшьтән 38 яшькә кадәрге өч кешене тоткарлаган. Алар янау, талау һәм кеше урлауда шикләнелә, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү фаразлаганча, 2022 елның августыннан октябренә кадәр казанлылар 34 яшьлек эшмәкәргә үтерү белән янаганнар, 3,5 миллион сум акча таләп иткәннәр.

14 октябрьдә Аббасов урамы һәм Мамадыш тракты урамнары киселешендә алар эшмәкәрнең 22 яшьлек йөртүчесенә һөҗүм итә һәм хуҗаның Мерседес автомобилен алып кача. Шуннан соң машина йөртүчене Сыртланова урамындагы йорт янында калдырып китәләр, ул эшмәкәргә аларның акча тапшыру турындагы таләпләрен җиткерергә тиеш була.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, кыйммәтле чит ил машинасын Казахстан чигенә алып киткәннәр һәм шунда сатканнар.

Тоткарланучылар үз гаебен танымаган. Бу хәлнең барлык шартлары ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot