news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәр Ринат Исламов: Татар һәм рус телен белсәң, бизнес өлкәсендә эшләве җиңел

«Татарстандагы кешеләрнең 70 проценты белән татарча сөйләшергә кирәк. Ике телне белсәң тагын да яхшы», - диде эшмәкәр.

Эшмәкәр Ринат Исламов: Татар һәм рус телен белсәң, бизнес өлкәсендә эшләве җиңел
Зилә Мөбәрәкшина

«Күз» оешмасы генераль директоры Ринат Исламов Татарстанда татар һәм рус телләрен белгән кешегә бизнес өлкәсендә эшләве җиңел дип саный.

«Татарстан Россиядәге башка төбәкләргә караганда күпкә алда. Ул дәүләт өлкәсендә генә түгел, эчке бизнес өлкәсендә дә. Татарстанда бизнес өчен шартлар бик яхшы. Бизнеста ике телне – татар һәм рус телен белсәң тагын да уңайлырак. Чөнки Татарстанда 70 процент кеше белән татарча сөйләшергә кирәк. Ике телне белсәң тагын да җиңелрәк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ринат Исламов бизнес өлкәсендә 2018 елдан булуын әйтте. «Бизнесыбыз төзелеш эше, видеокүзәтү, куркынычсызлык хезмәте белән бәйле. Бизнесны төзи башлаганда һәр кеше үзенең карашыннан чыгып фикер йөртә, әлеге форумда фикерләребезне тулыландырып бетерү мөмкинлеге туа. Шулай эшләп, без тагын да остарабыз», - диде ул.

Аның фикеренчә, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы татар эшмәкәрләре белән элемтәләрне халыкара дәрәҗәдә якынайта, җайлый. «Киләчәктә әлеге элемтәләр нәтиҗәле хезмәт җимешен бирер дип фаразлыйм. Биредә без контактлар белән алмашабыз, шул ук вакытта фикерләвебезнең дәрәҗәсен арттырабыз. Әйтик, мин Төркия, Казахстан, Үзбәкстаннан килгән коллегаларым белән таныштым», - диде эшмәкәр.

  • XV «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында Россиянең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән 300гә якын татар эшмәкәре катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100