news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эшмәкәр Рамил Әюпов: Самарада җитештерелгән онны Татарстанга да җибәрәбез

Эшмәкәр Рамил Әюпов: Самарада җитештерелгән онны Татарстанга да җибәрәбез
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең 59 төбәгеннән һәм 10 чит илдән килгән 400 татар эшмәкәре катнашты. Утырышта Самараның «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «1нче номерлы он тарту заводы» нигез салучысы Рамил Әюпов шәһәрдә алып барылган эшмәкәрлек хезмәте турында сөйләде.

«Мин 1998 елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. 2021 елда Самара шәһәрендә «1нче номерлы он тарту заводы»н булдырдык. Безнең заводта икмәк тә җитештерелә. Онны Самара, Татарстан һәм башка Россия төбәкләренә җибәрәбез. Күптән түгел заводта зур вакыйга булды – безгә Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев килде. Алар безнең эш белән танышты, татарлар белән очрашты. Мондый очрашулар безгә көч өсти, дөрес эш белән шөгыльләнүебезгә ышанычны арттыра», – диде ул.

Рамил Әюпов Самара татарларының «Дуслык» оешмасы махсус хәрби операция зонасына җибәрегән гуманитар йөк турында да әйтте.

«Ватаныбызны саклау эшенә ярдәм итү безнең өчен аерым әһәмияткә ия. 2025 елда «Дуслык» оешмасы әгъзалары, җитәкчеләре Фәхретдин Канюкаев белән берлектә махсус хәрби операция зонасына 15 автомобиль, 2 мотоцикл һәм берничә тонна азык-төлек һәм медицина җиһазлары җибәрде. Ярдәмне махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр бик яхшы бәяләде. Алар безгә рәхмәт җиткерде. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, Аллаһ боерса», – диде ул чыгышында.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

news_right_1
news_right_2
news_bot