Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Эшмәкәр һәм долларлы миллионер Руслан Фазлыев үзенең Ecwid проектыннан киткән
Эшмәкәр һәм доллар миллионеры Руслан Фазлыев шәхси Ecwid проектыннан китте. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, Ecwid һәм Lightspeed интеграциясе тәмамланган. «Татар-информ» шул хакта яза.
«Бу озын юл булды, без суперкөндәшле базарда индустрия лидерларының берсен төзедек. Безнең платформа кече бизнесның миллиардлаган доллар транзакцияләрен ясарга булышты. Мин китәм, ләкин Ecwid проекты Lightspeed өлеше буларак эшләвен һәм үсешен дәвам итә. Алга таба нәрсә? Минем яңа проект компания дә, венчур фонды да түгел. Минем яңа проект - мин үзем. Бик күп сәяхәт итәчәкмен, бөтен дөньядагы дусларым белән очрашырмын, тәмле ризык әзерләрмен, табигатькә якынрак булачакмын. Киләсе елга, бәлки, хәтта минем даими илем дә булмас», – ди Фазлыев.
Искәртеп үтик, Россия блогерларының берсе Кремний үзәне турындагы өч сәгатьлек фильм төшергән. Руслан Фазлыев шунда катнашканнан соң танылды. Программист «дөньяның ИТ-башкаласына» Ульяновскидан күченгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз