news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эшмәкәр Фәнис Хаматдинов: Авылны үстерү өчен бүгенге көндә яшьләр кирәк

Фәнис Хаматдинов – Кукмара районы Аш-Буҗи авылында яши. Бүгенге көндә аның пекарнясы, сөт комбинаты, чеби үстерү фермасы бар. Ул бизнес, авыл турындагы фикерләре белән уртаклашкан.

Эшмәкәр Фәнис Хаматдинов: Авылны үстерү өчен бүгенге көндә яшьләр кирәк
Фото: видеодан скриншот

«Бизнесны ачканда төрле вакытлар була, бирешә башласак, җиңелгән булыр идек. Үз хезмәтебез белән генә дә бүгенге көндә берничә оешма булдырдык: икмәк пешерү, кибетләр челтәре, сөт комбинаты һәм чеби үстерү фермасы.

Без бер төрле ипидән башлаган идек. Күләме булмаса, аның хезмәт хакы да булмый. Әкрен-әкрен генә базарны яуладык, хәзер 100дән артык продукция җитештерәбез. Эшче куллар була тора, эшли торалар, яшьләр килмәгәч, өлкәннәргә кала, үзебезнең күрше-тирә авыллардан килеп эшлиләр. Машина эшчеләрне сменага алып килә, илтеп куя.

Әлегә кадрлар кытлыгы юк, кешеләр җитә, әмма яшьләр җитми, барысы да шәһәргә китә, авылга кайтучы әз. Авылда калырга кирәк, чөнки авыл бит шәһәрне туендыручы. Шуңа күрә авылны үстерү өчен бүгенге көндә яшьләр кирәк. Пекарня кызлары да, эшләүчеләребез дә картаеп бара. Яшьләр бик кирәк», – ди эшмәкәр.

Фәнис Хаматдинов белән «Интертат» сайты өчен Зәлия Гыйльметдинова сөйләшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot