news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәр булырга хыялланган укучыларны бизнес серләренә өйрәткәннәр

17 июльдән 3 августка кадәр киләчәктә эшмәкәр булырга теләгән 220 укучы «Сәләт-Алмаз» аланында бизнес серләренә төшенә. Сменаның төп максаты – дәресләр, мастер-класслар, очрашулар аша балаларда кече һәм урта эшмәкәрлеккә кызыксыну уяту.

«Укучылар эшмәкәрлек компетенцияләренә өйрәнә. Аерым алганда, алар бизнес-модельләштерү, бренд образын булдыру, команда белән эшләү, инвестицияләр җәлеп итү серләренә төшенә. Смена катнашучылары, үзләре өчен кызыклы бизнес-идеяне сайлап, аны бизнес-проектка әверелдерә», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Сменада уңышлы бизнес алып барган Татарстан эшмәкәрләре дә катнашкан. Алар мастер-класслар, мастермайнд форматында булачак эшмәкәрләр киңәшмәсен уздырган.

Шундый эшмәкәрләрнең берсе, маркетинг агентлыгына нигез салучы Азат Шәмсевәлиев укучылар алдында чыгыш ясады. Җитәкче балаларның инде кечкенәдән үк SMM юнәлеше ярдәмендә үзләренә акча эшләү мөмкинлеге, бу эшчәнлеккә ясалма интеллект һәм нейрочелтәрләрне җәлеп итү һәм профессиональ белгеч булу серләрен ачты, диелә хәбәрдә.

«Балаларның кызыксынучанлыгы сөендерде. Шунысы шаккаттыра: алар инде яшьтән үк кечкенә адымнар аша бизнеска килергә әзер. Алар акыллы һәм белемгә омтылучан. Мин үзем күпкә соңрак яшьтә уйланган сорауларны укучылар хәзер бирә. «Сәләт» лагеренда беренче тапкыр булдым. Биредә балалар өчен бар нәрсә дә оештырылган. Шундый аланнар ярдәмендә балаларга кечкенәдән үк бизнеска мәхәббәт уятулары шатландыра», – дип сөйләде Азат Шәмсевәлиев.

  • «Сәләт-Алмаз» сменасы үз эшен 3 августта төгәлли. Аңа кадәр, 1 августта, укучылар үз проектларын яклаячак. Аларның эшләренә эшмәкәрләр бәя бирәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100