news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәр Әнвәр Әминов: Алтайда татар токымлы атлар үрчетергә телибез

Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы үтә.

Эшмәкәр Әнвәр Әминов: Алтайда татар токымлы атлар үрчетергә телибез
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Алтай краенда татар токымлы атларны үрчетергә телиләр. Бу хакта «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында Алтай крае төбәк татар милли-мәдәни мөхтәриятенең Совет рәисе, эшмәкәр Әнвәр Әминов хәбәр итте.

«Рөстәм Нургалиевич инициативасы белән быел, татар атлары токымын популярлаштыру өчен, Татарстаннан Алтайга ат чабышы оештырылды. Алар Россиянең яртысын диярлек үтеп, безгә килеп җиттеләр һәм безнең «Карым» хуҗалыгына тапшырылдылар. Хәзер бездә дә атларның татар һәм Алтай токымнарын үрчетү идеясе туды. Хуҗалыкта атларны да 500 башка кадәр үстерергә телибез», – диде Әнвәр Әминов.

Алтайдагы «Карым» хуҗалыгы мараллар үрчетә. Әнвәр Әминов сүзләренчә, хуҗалык территориясендә 600 төр үсемлек үсә, аларның 200е «Кызыл китап»ка кертелгән. Татарстан Рәисе идесе белән алар биологик төрлелек үзәген булдырганнар. Анда Алтайда яшәүче барсларны үрчетү белән шөгыльләнәчәкләр.

«Биологик төрлелек үзәген булдыру да Рөстәм Нургалиевич идеясе. Үзәк 90 процентка әзер, барысы да төзелгән. Кыргызстан, Монголия, Кытай галимнәре киләләр һәм мондый масштабларга гаҗәпләнәләр. Кар барслары – безнең өчен изге хайван. Ни өчен ул Татарстан гербында? Чөнки безнең ата-бабаларыбыз кайчандыр Алтайда яшәгәннәр. Барслар хәзер авыр хәлдә. Барс яшәгән территорияләрдә азык кими. Безнең Алтайда 45ләп баш калды. Без барсларның баш санын тотачакбыз, үрчетәчәкбез, безнең барлык килешүләребез бар», – диде Әнвәр Әминов.

Ул Алтай белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшы булуын да искәртеп узды.

«Алтай белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр үсте. Мин 1997 елдан Татарстанга киләм һәм республиканың ничек үсеш алуын күрәм. Хәзер Казаннан Таулы Алтайга кадәр туры рейслар да бар. Мин бик еш очам. Алтайдан күпләр Казанга Татарстанның үсешен карарга бара», – диде Әнвәр Әминов.

  • «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы 26-28 ноябрь көннәрендә Казанда уза. Форумның пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100