news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Когогина Татарстан Рәисенең мөрәҗәгатендә билгеләнгән бурычлар турында: Эшләячәкбез

«Эшләячәкбез. Алга!» — дип язган үзенең telegram-каналында Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында куелган бурычларга ул шулай дип җавап биргән.

Юллама — Татарстанның алга таба үсеш стратегиясен, икътисады, социаль тармак үсеше өчен, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүдә хакимият һәм җәмгыятьнең барлык органнары, тармаклары һәм дәрәҗәләренең үзара хезмәттәшлеген билгеләүче еллык чара, дип билгеләп үткән ул.

Татарстан Рәисе өстенлекле дип атаган мәгариф һәм сәламәтлекне саклау, спорт һәм мәдәният, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм икътисади сәясәт өлкәсендәге төп бурычлар турында Когогина: «Эшләячәкбез. Алга!» — дип билгеләп үткән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юллама белән 14 сентябрьдә мөрәҗәгать итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100