Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эшләүче пенсионерларга пенсиягә өстәмәләрне чикләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов эшләүче пенсионерларга пенсияне яңадан исәпләгәндә билгеләнгән максимум өч пенсия баллын гамәлдән чыгару тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында белдергән. Шул хакта ТАСС яза.
Парламентарий искәрткәнчә, ел саен 1 августта эшләүче пенсионерларның пенсияләре аларның хезмәт стажын исәпкә алып төзәтелә. Әмма, эшләп алынган балларның факттагы күләменә карамастан, максималь өстәмә өч иминият баллы белән чикләнә, шул ук вакытта гадәти шартларда гражданин бер ел эчендә ун баллга кадәр алырга мөмкин.
Нилов фикеренчә, мондый чикләү бюджет буенча экономиягә омтылу белән аклана, әмма социаль яктан ул гадел түгел. Ул ассызыклаганча, эшләүче пенсионерлар үзләре җыйган балларның реаль күләмен чагылдыра торган пенсия алырга тиеш.
2025 елда бер пенсия баллының бәясе 145,69 сум тәшкил итә. Шулай итеп, гамәлдәге чикләүләр белән эшләүче пенсионерларның пенсиясенә максималь өстәмә нибары 437,07 сум тәшкил итәчәк.
Өлкән буынга ярдәм «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз