Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эшләүче пенсионерларга пенсия индексацияләү 2025 елның февраленнән яңартылачак
Россия Хөкүмәте эшләүче пенсионерларга пенсия индексацияләүне киләсе 2025 елның 1 февраленнән яңарту өчен чаралар күрәчәк. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин үзенең урынбасарлары белән киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Бүген алар (эшләүче пенсионерлар – Т-И иск.) 7 миллион 800 меңнән артык. Мондый кешеләр зур тәҗрибә һәм белемгә ия, аларга базарда ихтыяҗ бар», - диде Премьер. Ул мондый пенсионерларга эшләүне дәвам итү мөмкинлеген бирүче шартлар булдыру мөһим, дип билгеләп үтте.
Хөкүмәт башлыгы вице-премьер Татьяна Голикованың пенсияләрне индексацияләү мәсьәләсен шәхси контрольгә алуын сорады. Голикова моңарчы Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән әлеге чараны гамәлгә ашыру өчен бюджетта җитәрлек акча бар, дип билгеләп үткән иде.
Мишустин шулай ук Дәүләт Думасы барлык кирәкле карарларны язгы сессиядә үк кабул итәчәк, дигән ышаныч белдерде. Ул «гражданнар нинди сумма алачагын һәм, әлбәттә, ул сумманың ничек килеп чыкканын аңласын өчен, исәпләү тәртибе буенча аңлату эше оештырырга» тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз