news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эшләүче пенсионерлар өчен индексация: Татарстан халкы нинди өстәмә акча алачак

Эшләүче пенсионерлар өчен индексация: Татарстан халкы нинди өстәмә акча алачак
Фото: © «Татар-информ»

Эшләүче пенсионерларга 1 августтан автомат рәвештә иминият түләүләрен арттырачаклар. Әлеге өстәмә түләүне татарстанлылар да ала алачак. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Пенсияләрнең артуы элек исәпләнмәгән өстәмә пенсия баллары исәпкә алыну белән бәйле. Бу баллар эш бирүченең хезмәткәр өчен 2024 ел дәвамында күчереп барган иминият кертемнәреннән исәпләнә.

Эшләүче пенсионер өч пенсия коэффициентыннан артмаган өстәмә түләү алырга мөмкин. Шул ук вакытта әле пенсиягә чыкмаган кешеләр бер елга 10 пенсия коэффициенты эшли ала.

Бер пенсия коэффициенты башта ук иминият пенсиясе билгеләнгән параметрларга бәйле. 2024 елда аның бәясе 133,05 сумга тигез, шулай итеп, өстәмә максималь түләү 399,15 сумга җитәргә мөмкин.

Киредән исәпләү процедурасы автомат рәвештә башкарыла – моның өчен татарстанлыларга гариза тапшырырга кирәкми.

news_right_1
news_right_2
news_bot