news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшләүче пенсионерлар индексация вакытында түләнмәгән сумманы югалтмаячак

2025 елдан эшләмәүче һәм эшләүче пенсионерларның пенсияләре бердәм кагыйдәләр буенча индексацияләнә. Шул ук вакытта соңгыларына алып бетерелмәгән акчалар юкка чыгачак дип куркырга кирәкми. Бу хакта ТАСС белән әңгәмәдә «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев белдергән.

Эшләүче пенсионерларга түләүләрне индексацияләү 2016 елдан туктатылды. 2025 елда яңадан башлаганда, пенсия хәзерге күләме буенча түгел, ә узган 8 елда барлык индексацияләрне исәпкә алгач, нинди булуына карап, күтәреләчәк.

«Әйтик, эшләүче кеше 20 мең сум алган, аның пенсиясе 8 ел индексацияләнмәгән, ул эшләүдән туктаган очракта барлык индексацияләрне исәпкә алып, мисал өчен, 30 мең сум алыр иде. Ә инфляцияне исәпкә алып индексация, мәсәлән, 10 процент тәшкил итә. Бу очракта аның пенсиясе 2025 елда 2 мең сумга түгел, ә 3 мең сумга индексацияләнәчәк», - дип сөйләде парламентарий.

Исаев искәрткәнчә, киләсе елдан пенсияләрне индексацияләү елга ике тапкыр - 1 февральдә һәм 1 апрельдә үткәреләчәк. Беренче тапкыр күтәрелү инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, икенчесендә - индивидуаль пенсия коэффициентыннан чыгып булачак.

Әгәр россияле эшләвен туктатса, аның пенсиясе күләме 2016 елдан башлап барлык индексацияләрне дә исәпкә алачак. Шул рәвешле, барлык алынмаган акчалар кайтарылачак.

Россия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә эшләмәүче пенсионерларга түләүләрне индексацияләүне яңарту турында игълан итте. Дәүләт башлыгы Дәүләт Думасына язгы сессия кысаларында тиешле законны кабул итәргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100